Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда автобус катнашында килеп чыккан юл һәлакәтендә 3 кеше һәлак булган

Бүген Казанда "Гаврилов урамы" тукталышында кызыл автобус катнашында килеп чыккан юл һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган, 4 кеше зыян (шул исәптән, 6 яшьлек бала ) күргән, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.


Бүген иртән Казанда 7 нче номерлы яңа маршрут буенча хәрәкәт иткән кызыл автобус җитди юл һәлакәтенә эләккән. Авария турында хәбәр Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә иртәнге тугызынчы унҗиде минутта килеп ирешкән, дип ачыклык кертә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

7 нче номерлы маршрут автобусы өченче транспорт дамбасыннан Адоратский урамына таба хәрәкәт иткәндә, идарә итүне югалтып, ут баганасына бәрелгән, нәтиҗәдә, багана үтеп баручылар өстенә ауган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә, 6 кеше хастаханәгә алып кителгән. 6 яшьлек бала авыр хәлдә Республика балалар клиник хастахнәсенә, тагын бер зыян күрүче шәһәрнең 12 нче хастаханәсенә җибәрелгән. Тагын 4 кеше: 1 се бик авыр хәлдә, 3 се уртача авыр хәлдә 1 нче Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә җибәрелгән.

Әлеге хастаханәгә салынган ике ир-ат алынган җәрәхәтләрдән һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250