Әлмәт таңнары

Казанда 93 яшьлек карчык үтерелгән

Фаҗига буенча тикшерү алып барыла

Реклама

9 нчы декабрь көнне кичен, Казанның Зәкиев урамы буенча бер йорт фатирында үтерелгән 93 яшьлек пенсионер карчык гәүдәсе табылган. Аның башына кан сауган, борыны, ияге, шулай ук 12 кабыргасы сынган. Әлеге коточкыч факт буенча РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе тарафыннан РФ ҖК 111 нче маддәсенең 4 нче часте (саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян салып үлемгә китерү) буенча җинаять эше ачылган.
Тикшерү фаразлаганча, пенсионер карчык урын өстендә генә яткан һәм туганының кызы гаиләсендә яшәгән. Фаҗига булган көнне бертуганының кызы баласы белән үз эшләре буенча өйдән чыгып китә, карчыкны исерек халәттәге 57 яшьлек гаилә башлыгы белән калдыра. Фатирга әйләнеп кайткач алар пенсионер карчыкны кан белән тулы идәндә ятуын күрә һәм ашыгыч ярдәм чакыра, әмма ханым табиблар килгәнче үк җан биргән була.
Җинаять кылуда шик карчыкның бертуганының кызының иренә төшкән.
Хәзер тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: