Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда 5 яшьлек бала һәм аның әнисен янган фатирдан коткарганнар

Башкалада биш яшьлек бала һәм аның 25 яшьлек әнисе яна торган фатирдан коткарылган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын Юдино бистәсендәге 5 катлы панель йортның соңгы катындагы 3 бүлмәле фатирда башланган. 1988 нче елгы хатын һәм аның 2008 нче елгы улы фатирдан янгынга каршы хезмәткәрләр тарафыннан коткарылган һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырылган. Башлангыч фараз буенча, тәмәке тартканда, саксыз эш итү янгынның сәбәбе булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250