Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда 10 көн элек югалган 21 яшьлек кызны эзлиләр

Казанда 6 гыйнвардан бирле өенә кайтмаган 21 яшьлек кызны эзлиләр. 1992 елгы Сәлимҗанова Рамилә Рамил кызын соңгы тапкыр Артур исемле егет янәшәсендә күрәләр.

6 гыйнвар иртәсендә Рамилә Марий Иле республикасына киткән дигән мәгълүмат та бар. Йошкар-Олага илтә торган юл кырыенда югалган кызның сумкасы да табылган. Туганнары исә Рамилә Чебоксарда яки Васильего бистәсендә булырга тиеш, дип фаразлый.
Кызның өстендә - капюшонлы ак пуховик, көрән тәстәге каеш, дҗинсы чалбар, аягында кыска сапоги. Рамиләнең буе 160 сантиметр, коңгырт чәчле, яшел күзле, иягенең уң ягында миңе бар.
Кыз турында берәр мәгълүмат җиткерә алучы булса, 8-800-700-54-52 (бушлай), 02 яки 89030628008, 89178998273, 89874068292, 112 номерларына шалтыратып хәбәр итә ала. Рамиләнең туганнары кечкенә генә мәгълүмат җиткерүчене дә буш итмәскә вәгъдә ит, дип хәбәр иитә "Ватаным Татарстан".

Фото: 116kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250