Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казан журналистлары Әлмәттә

ТР муниципаль берәмлекләренең декабрь аенда узачак корылтаенда Әлмәт тәҗрибә уртаклашачак. Атап әйткәндә, съездда районда үзидарәләр эшчәнлеге турында фильм күрсәтеләчәк. Әлеге максаттан Әлмәткә башкаладан телевизион төркем килеп китте. Казан журналистлары иң элек район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашты. Каладагы шарлавыклы буалар комплексын да күреп киттеләр. Шулай ук Нәдер һәм Бишмунча авылларында...


ТР муниципаль берәмлекләренең декабрь аенда узачак корылтаенда Әлмәт тәҗрибә уртаклашачак. Атап әйткәндә, съездда районда үзидарәләр эшчәнлеге турында фильм күрсәтеләчәк. Әлеге максаттан Әлмәткә башкаладан телевизион төркем килеп китте. Казан журналистлары иң элек район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашты. Каладагы шарлавыклы буалар комплексын да күреп киттеләр. Шулай ук Нәдер һәм Бишмунча авылларында булдылар. Нәдердәге "Уразмәт" чишмәсе һәм кәҗә үрчетү белән шөгыльләнүче крестьян-фермерлык хуҗалыгы аларда аеруча кызыксыну уятты.

Лира Сахапова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса