Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казан үзәгендәге йортта чыккан янгын аркасында 17 фатир зыян күргән

Казан үзәгендәге янгында каза күргән Пушкин урамы, 5нче йортта фатирларны тикшерү нәтиҗәсендә 17 фатирның зыян күрүе ачыкланган.

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте.

12.00гә бер фатирның яшәү өчен яраксыз булуы ачыкланган (янгын чыккан фатир), тагын дүрт фатир өлешчә зыян күргән. 12 фатир судан зыян күргән, аларга капиталь ремонт кирәк. Җитди зыян күргән фатирларда 33 кеше яшәгән.

"Татарстан" кунакханәсендә вакытлыча оештырылган пунктта 19 кеше урнаштырылган. Калган кешеләр үз фатирларына кайткан.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса