Әлмәт таңнары

Казан укучысының әнисе «татар телен укудан килгән зыян» өчен миллион сум компенсация сорый

Казаннан өч бала анасы Ольга Гавриленко улының сигез ел буена татар теле укырга мәҗбүр булуы өчен бер миллион сум күләмендә компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Гавриленко урыс телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнә алмау өчен мораль зыянны һәм репетиторларга киткән матди зыянны каплауны таләп итә, дип яза «Реальное время».

Җавап бирүче як булып Казанның Кузнецов исемендәге кадет мәктәбе һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тора. Эш Казанның Вахитов мәхкәмәсе районында карала.

2 октябрьдә Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә татар телен ихтыяри укытуны тикшерә башлады. Танылган адвокат Руслан Нәгыев Чаллының бер мәктәбе исеменнән республика дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны федераль стандартларга кертүне сорап, Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять әзерли. Алар шулай ук мәхкәмә карары чыкканчы мәктәп мөдирләренә җибәрелгән прокуратура күрсәтмәләрен туктатып торуны сорый.

 

Азатлык

фото: http://www.allufa.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 25 октябрь 2017 - 20:50
    Без имени
    Татарларга да язарга