Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казан тирәсендә аю йөри (ФОТО)

Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе Лаеш районында кешеләр берничә тапкыр көрән аю очратуы турында мәгълүмат тарата.

Ерткыч хайванны соңгы тапкыр танкодром янында, Казан шәһәре читендә күргәннәр, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе.

Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе белгечләре кышкы йокыга талмаган аю кешегә зур куркыныч тудыруын кисәтә. Шуңа күрә мөмкин кадәр саклык чараларын күрергә, игътибарлы булырга өнди.

Күргән кешеләр Казан тирәсендә йөргән аю бик зур, аның карга баскан аяк эзе 20 сантиметрдан зуррак булуын әйтә.

Арсений МАВРИН
Татар-информ
№ --- | 14.11.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса