Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казан студенты табигатькә бернинди дә зыян салмыйча юкка чыгарга сәләтле пакет уйлап тапкан

Казан вузының кичәге студенты табигатькә бернинди дә зыян салмыйча юкка чыгарга сәләтле пакет уйлап тапкан.

Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ) чыгарылыш студенты Иван Захаров төргәк сыйфатында куллана алырдай юкка чыга алырга сәләтле пленка уйлап тапкан. Аны кулланганнан соң бер тәүлеккә суга салу да җитә, үзеннән-үзе эреп юкка чыгачак.

Күпмедер вакыттан соң биологик таркалу су, азот һәм углекислый газ барлыкка килү белән төгәлләнә. Бу исә кеше сәламәтлегенә куркыныч янамый дигән сүз. Киләчәктә әлеге пакетлар ашарга яраклы да булыр дип көтелә. Хәзергә галимнәр моның өстендә эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса