Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казан Кремленә онлайн режимда сәфәр кылырга мөмкин

Яңа сайт ярдәмендә Казанның истәлекле урыннарында экскурсиядә булырга мөмкин


Майда Интернет челтәрендә KremlinKazan.ru. сайты эшли башлады. Хәзер Татарстан башкаласыннан меңләгән километрда булган кеше дә онлайн режимда Казан Кремле буенча йөрергә мөмкин. Бу хакта проектны эшләүчеләр хәбәр итә.
Виртуаль технология туры ярдәмендә үзеңне Казан Кремлендә итеп тоярга мөмкин. Ягъни сәфәр кылучы Кремльне төрле яктан карый, анда йөри, шулай ук җентекләп өйрәнә ала.
Хәзерге вактыта проект белән кызыксынучылар күп. Универсиада алдыннан Казан белән россиялеләрдән тыш, бөтен дөнья туристлары кызыксына.
Проект IT өлкәсендә Казан эшмәкәрләре Рөстәм Нәҗипов һәм Тимур Мугинов инициативасы белән гамәлгә куелды. Тиздән проектны татар һәм инглиз телләренә тәрҗемә итәргә, шулай ук Татарстан Республикасының күпсанлы истәлекле урыннары буенча виртуаль турлар төзергә планлаштыралар. Бу коммерцияле булмаган проект һәм эшләүчеләрнең шәхси акчасына гамәлгә куелган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250