Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанның Хокук яклау үзәгенә табиблар хаталары турында 22 шикаять тапшырылган

Казан хокук яклау үзәгенә табиблар хаталарына шикаять итеп 22 кеше мөрәҗәгать иткән.

6 февральдә үзәктә Татарстанда табиблар хатасыннан зыян күргәннәр өчен "кайнар" элемтә эшли башлады.

Юристлар зыян күргәннәргә бушлай киңәшләр бирә, һәлакәттән соң кая мөрәҗәгать итәргә, тикшерү оешмаларына һәм судка мөрәҗәгать итү өчен нинди материаллар җыярга кирәклеген аңлата.

22 очракның сигезендә авыру үлгән. Аларның өчесе Казанның 12нче хастаханәсендә булган.

Мөрәҗәгатьләр 20 февральгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә "Азатлык радиосы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса