Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казан хастаханәсендә инфекция нәтиҗәсендә 6 яшьлек кыз үлгән

Казанда медицина хезмәткәрләре бала үлеменең сәбәпләрен ачыклауга керешкән.


ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, бүген Республика инфекция хастаханәсендә 5 яшьлек баланың үлү факты теркәлгән. Башлангыч мәгълүмат буенча, үлемнең сәбәбе - менингококк инфекциясе. Кичә иртән кызның әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан, кыз эче авыртуын әйткән.

Әти-әнисе медицина ярдәме сорап, авыруның икенче көнендә мөрәҗәгать иткән. Ашыгыч ярдәм бригадасы 15 минуттан килгән, ә 30 минуттан бала Республика клиник инфекция хастаханәсенә китерелгән. Медицина учреждениесендә кызның йөрәге туктаган. Инфекция хастаханәсе белгечләре реанимация чаралары уздырган, ләкин баланы коткарып калып булмаган.

Бала үлеменең соңгы сәбәбе гәүдәне ярып караганнан соң, билгеле була. Хәзерге вакытта эпидемиягә каршы барлык кирәкле чаралар уздырыла. Шул ук вакытта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе органнары тарафыннан баланың үлү факты буенча тикшерү уздырыла, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса