Казан халкы чираттагы мошенник корбаны булган
Ростов өлкәсе төрмәләренең берсендә көн күрүче тоткын, ят исем астында Интернет челтәренә арзан бәягә генә Татарстанның Министрлар Кабинетына, я булмаса, шәһәр мэриясенә эшкә урнашырга ярдәм итә алуы турында игълан элгән.
Тоткынның язганнарыннан аңлашылганча, Министрлар кабинетына эшкә урнашуның кагыйдәләре бик гади: кыйммәтле торт, шампан шәрабы алып, Хөкүмәт йорты бинасы каршына гына килеп басарга кирәк. Моннан тыш булачак "министр" ярдәм кулы сузган Петр Васильевич исемле шушы кешенең кесә телефонына 300-5 мең сум акча салырга тиеш булган.
Тикшерү барышында, Татарстанның Министрлар Кабинетында мондый исемдәге кешенең, гомумән, эшләмәве, ә телефон номерының Ростов төрмәләренең берсендә утырган тоткынныкы икәнлеге ачыкланган, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа