Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казан-Чаллы трассасында тулы бер гаилә һәлак булган

Юлларда кеше үлеменә китергән һәлакәтләр артканнан-арта бара. Кызганыч, күпләр үзләренең генә түгел, ә башка кешеләрнең дә гомерләре белән шаяра.

5 ноябрьдә Кичү - Шөгер трассасында ВАЗ-21074 автомобиле шоферы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, алда барган машинаны узу өчен каршы полосага чыга һәм ВАЗ - 21144 белән бәрелешә. Әлеге юл-транспорт вакыйгасы аянычлы тәмамлана - ВАЗ-21074нең ике пассажиры урында һәлак була, ә ике шофер һәм "ундүртле"дәге ике кеше төрле имгәнүләр белән медсанчастька озатыла.

Шул ук көнне Казан - Чаллы трассасында, Федотово торак пункты тирәсендә булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган: 1986 һәм 1987 елгы ир-тлар, 1962 елгы хатын-кыз һәм 1998 елгы кыз.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тугызынчы модельле "Лада" автомобиле каршы як полосага чыккан һәм идарәне югылтып каршы килүче "КАМАЗ" автомобиле белән бәрелешкән.
Бәрелешү нәтиҗәсендә, "тугызлы" автомобиле уртага бүленгән диярлек, автомобиль салонындагылар һәлакәт урынында ук җан биргән. Ачыкланганча, автомобиль пассажирлары хатын-кыз һәм аның 1986 һәм 1998 елгы балалары булган. Автомобиль белән гаилә дусты идарә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250