Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казан аэропортында “Боинг” фаҗигасе урынында һәйкәл пәйда булырга мөмкин

Аэропортка бүген дә чәчәкләр һәм уенчыклар алып киләләр


Казан аэропортында "Боинг" фаҗигасе урынында һәйкәл пәйда булырга мөмкин. Бу хакта журналистларга бүген Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров белдерде.
Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәлә хәл ителә. Шул ук вакытта очышлар иминлеге нечкәлекләре дә исәпкә алыначак.
Аэропортка бүген дә чәчәкләр һәм уенчыклар алып киләләр. Терминал-2 янәшәсендә мемориал пәйда булды.
Фаҗигадә 11 һәм 15 яшьлек ике бала һәлак булды. Алар истәлегенә уенчыклар куелган.
Туганнары мемориалга якыннарының фотоларын алып килгәннәр.
Фаҗига булган кырда да чәчәкләр куелды. Бирегә аларны журналистлар куйды. Бүген аларга фаҗига урынына кадәр керергә рөхсәт иттеләр. Бу фаҗигадә кайберләр хезмәттәшләребез якыннарын һәм танышларын югалтты, дип хәбәр итә "татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса