Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

"Казан" аэропортында Боинг-737 белән булган һәлакәтнең ике еллыгына багышланган матәм митингы узды [+ВИДЕО]

Бүген "Казан" халыкара аэропортында Боинг-737 самолетының һәлакәткә юлыгуына ике ел булу уңаеннан матәм митингы узды

 

 

Әлеге чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, республика министрлыгы һәм идарә тармаклары вәкилләре, һәлак булучыларның туганнары катнашты.

 

Чараны авиаһәлакәттә гомерләре өзелгән 50 кешенең исемнәрен уку белән башлап җибәрделәр. Шуннан соң бер минут тынлык игълан ителде. Илдар Халиков һәм матәм митингында катнашучылар һәлак булучылар исеме язылган мемориаль комплекска чәчәкләр куйды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса