Әлмәт таңнары

КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР. Вәсилә Фәттахова арабыздан китте

Әлеге хәерсез хәбәрне ишетү аяз көнне яшен суккандай булды, күңел ышанмый, тик Вәсилә Фәттахованың 35 яшендә арабыздан китеп баруы дөрес булып чыкты.

Әле гыйнвар урталарында гына аның турында социаль челтәрләрдә "үлгән" дип таралган хәбәрне укып, аның хак булмавын белгәннән соң: "Аллага шөкер!" дигән идек тә бит...

Реклама


Икенче баласын тапканнан соң, Вәсилә хәле начарланып реанимациягә эләгә һәм кичә, 26 гыйнварда, вафат була.

Аның "Туган як" җыры татар һәм башкортлар арасында гына түгел, хәтта руслар арасында да популярлык тапты. Шуңа күрә аны белмәгән, тыңламаган кеше юк иде. Вәсиләнең якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: