Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Кайбер хәзрәтләр әллә яңгыр туктатуны сорап дога кылыйкмы, дип шалтыраталар»

Интернетны ачсаң да, көндәлектә бу көннәрдә бар сөйләшү-аралашу яңгырга барып тоташа.

Бүген "Ярдәм" мәчетендә укылган Җомга вәгазендә дә әлеге актуаль теманы читләтеп үтмәделәр.

"Кайбер хәзрәтләр әллә яңгыр явуны туктатуны сорап дога кылыйкмы, дип шалтыраталар", - диде Раил хәзрәт Әхмәтов - Әз генә кояш чыгып китсә, эссе дип зарланабыз, яңгырлар китсә - анысы да ошамый", - диде ул.

Хәзрәт әйтүенчә, иң беренче чиратта, һава торышы нинди булса, шөкер итәргә кирәк, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга кирәк, ә зарланырга түгел.
Җомга вәгазенә килгән мөселман кардәшләрне Раил хәзрәт сабыр булырга чакырды.
Yardem.ru фотосы.
Матбугат. ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса