Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кармакка эләкмәгез!

Мошенниклар кабат Әлмәт урамнарына ауга чыкты. Россия эчке эшләр министрлыгы Әлмәттәге бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, узган атнаның җомгасы җиңел юл белән акча эшләүчеләргә зур табыш китергән.

6 июль көнне иртәнге сәгатьләрдә үз йорты каршында ял итәргә чыккан өлкән яшьтәге ханымнан алдау юлы белән мошенник хатын-кыз 14 мең сум күләмендә акча үзләштерә. Шушы ук көнне кичке вакытта тагын бер әлмәтле, шулай ук олы яшьтәге әби, 170 мең сум акчасыннан колак кага. Мошенникларның берсе үзен йорт хуҗасы кызының сыйныфташы дип таныштырып, хәйлә юлы белән фатирга үтеп керә һәм әбинең Себердә гомер кичерүче кызына тиз арада акча кирәклеген әйтә. Ана кеше, әлбәттә, мондый хәбәргә битараф кала алмый, яшереп куйган җиреннән акча алырга үрелә. Шул вакыт фатирда тагын бер "дус кыз" барлыкка килә һәм эчәргә су сорый. Әби кухняга чыккан арада мошенниклар акча белән бергә юкка чыга.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде.

Фото: http://versia-na-neve.livejournal.com/136274.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250