Каргалар кешеләргә ташлана
Парк яныннан үтеп баручы бер ханымга карга ташлана: башта башын тешли, аннары кулында җәрәхәтләр калдыра.
Ханым җиргә егыла. Бәхеткә, аны агрессив коштан үтеп баручы бер егет коткара. Бу хәл Яр Чаллыда була.
Орнитологлар нәкъ менә яз-җәй чорында каргаларның кешеләргә ташлану очраклары еш күзәтелүен әйтә. Бу вакытта алар бала чыгаралар һәм кошчыкларны сакларга тырышалар. Этме ул, песиме, кешеме - аларга барыбер. Һәр җан иясен дошман итеп күрәләр. Табигый инстинкт нәтиҗәсе бу. Агрессивлык пигы июнь урталарында күзәтелә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа