Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә караклар урланган әйберләрне сатарга маташканда тоткарланган

Әлмәт районында ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре кайнар эздән шәхси йортта караклык кылган затларны тоткарлыйлар.

Чуваш Сиренькиносында яшь кешеләр, хуҗаларның өйдә булмавыннан файдаланып, йорттан LG плазмалы телевизорын, каты тышкы диск һәм 5 мең сум акча алып чыгалар. Өйләренә кайткан хуҗалар әйберләрнең юкка чыгуын бик тиз сизеп алалар һәм полициягә хәбәр итәләр.

Җинаять турында хәбәрне алган полиция хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр урамында егет белән кызның таксидан телевизор алып чыгуларын күреп алалар.

Яшь кешеләр кулга алына. Алар урланган әйберләрне Төзүчеләр проспектында урнашкан кибетләрнең берсендә сатучы булып эшләгән кешегә бирергә җыенулары турында сөйлиләр.

Хәзергесе вакытта каракларга карата җинаять эше ачылган, аларга 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250