Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кар әле май аенда да явачак

Бу атнада Татарстанда кояшлы, коры һәм җылы булачак. Ләкин метеорологлар бакча эшләренә 20 майдан соң гына керешергә киңәш итә. Белгечләр, май аенда кар яварга мөмкин, дип тә куркыта.

Календарь буенча март аенда ук башланган яз, ниһаять, үзен урамда да сиздерә башлады. Иртән 8 градус җылы булса, көндез термометр баганалары 12 градус җылыны күрсәтәчәк. Пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә көндез һава 17 градуска кадәр җылыначак, шимбә-якшәмбе урамда шулай ук 16-17 градус җылы булыр, дип көтелә. Якшәмбе кыска вакытлы яңгыр явып китүе ихтимал. Метеорологлар телендә мондый һава торышы "климатик норма" дип атала.

Гомумән, синоптиклар сүзләренчә, яз быел гадәттәгечә килгән. Ә менә киләсе елларда үзгәрешләр көтелә. "Тикшеренүләр күрсәткәнчә, киләсе 30 ел дәвамында язның вакыты кыскара башлаячак", - дигән бу хакта Россия Гидрометцентры директоры Роман Вильфанд. Әйтик, май аенда хәтта кар да яварга мөмкин. Белгеч сүзләренчә, гомумән алганда, быел май аенда температура нормага туры киләчәк яки аннан аз гына артып та китәчәк. Ләкин бу - айның икенче яртысында. 11-12 майга кадәр кар да яварга, кырау да төшәргә мөмкин. "Аларны без 5-6 көн алдан төгәлрәк фаразлаячакбыз", - дигән ул. Вильфанд шулай ук бакчачыларга да ашыкмаска киңәш бирә. Аның сүзләренчә, утырту эшләренә 20 майдан соң гына керешергә кирәк.

Ә менә халык сынамышлары буенча, 18 апрельдә өй чикерткәләре уяна башлый икән. Димәк, яз инде чыннан да җитте һәм урамда бүтән суытмаячак, дигән сүз. Чикерткәләр дөресен сөйлиме, синоптиклармы - монысын инде май ае күрсәтер.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250