Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Канун айныта алырмы?

Районда спиртлы эчемлекләр куллану күләме уртача республика күрсәткечләреннән югары.

Бала-чагаларны, өлкән яшьтәгеләрне дә исәпкә алып бер кеше елына 18 литрдан артык алкоголь кулланган. Әле бу "яшел елан"ны сату елдан-ел кимүне исәпкә алып ясалган статистика (хәтерем ялгышмаса, нәкъ ун ел элек бу күрсәткеч 29 литр тәшкил иткән иде Л.М.). Бу хакта муниципалитет җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.

Иң зур табыш китергән бу төр сәүдә белән шөгыльләнүче 146 оешма 400 дән артык сәүдә ноктасы аша халыкның аңын томалаучы продукция сата. Шуларның 126 сы авылларда. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт төбәк бүлеге мәгълүматларынча, узган ел әлмәтлеләргә 366,8 мең дал. алкоголь продукциясе сатылган. Әле бу күрсәткечкә "әче бал" куып сатучылар кермәгән. Югыйсә һәркемгә мәгълүм, җинаятьләрнең саллы өлеше исерек хәлдә кылына. Хокук сакчылары да моның турында даими кисәтә. Аракыны "дус итү" аркасында күпме гаилә таркалып, күпме сабый ятим кала. Очрашуда районда хроник алкоголизм һәм алкоголь психозы кебек авырулар турында мәгълүмат булмады. Ә бит 1995-2000 елларда бу күрсәткеч буенча Әлмәт районы Бөгелмәдән генә калышып икенче урында торган. Алга таба ничек булыр, анысын фаразлау кыен. Шунысы билгеле, 2013 елның 1 гыйнварыннан "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр җитештерү, әйләнешен җайга салу һәм алкоголь эчемлекләрне куллануны чикләү турындагы» федераль законга төзәтмәләр гамәлгә керде. Аларның бер өлеше балигъ булмаганнарның сәламәтлеге һәм ихтыяҗларын саклауга юнәлдерелгән.

Шулай итеп, Россиядә составында этил спирты микъдары 5 һәм аннан да кимрәк проценттан арткан сыраны һәм башка спиртлы эчемлекләрне 23 сәгатьтән алып иртәнге 8 гә кадәр ваклап сату тыелды. Татарстанда бу чикләүләр 22 сәгатьтән алып 10 га кадәр дәвам итә. Киосклар кебек стационар булмаган сәүдә нокталарында шулай ук сыра сату тыела.

Мондый шартларда спиртлы эчемлекләр сату табыш китермәячәк диючеләргә көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмгә килмәкче. Җитәкчесе Рөстәм Латыпов андыйларга бизнес-проектлар белән булышырга вәгъдә итте. Хәмергә закон киртә була алырмы? Анысын вакыт күрсәтер.

Эшмәкәрләр колагына: балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек саткан өчен җәза да катгыйланды. Административ хокук бозулар турындагы Кодекста мондый төр тәртип бозу өчен сатучыга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, сәүдә ноктасы җитәкчесенә 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сум күләмендә штраф каралган. Балалык яше чыкмаганнар җәмәгать урыннарында исерек килеш эләгә икән бу гамәл әти-әниләренең кесәсенә сугачак. Балигъ булмаганнарны эчәргә өндәүчеләргә дә штраф түләргә туры килә.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250