Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Календарьдагы сигезле саннары халыкка тынгылык бирми

Күрше шәһәрдә киләсе елда өйләнешергә план корган яшь парлар бик матур даталарда гариза теркисе килү теләге белән ЗАГСка көнозын шалтыраталар икән. Яшьләргә өч сигезле санының бергә туры килүе ошый. Имеш, алар бу санда озын, бәхетле тормышны гәүдәләндерелгән чиксезлек символын күрә.


2018 елда матур даталар өчәү булачак: 08.08.18 (чәршәмбе), 18.08.18 (шимбә) һәм 28.08.18 (сишәмбе).

Матур саннар артыннан куу мәгънәсезлек, дип саный кайбер психологлар. Әгәр мөнәсәбәтләрдә никахка кадәр барысы да шома түгел икән, матур дата гына бәхет китерми.

Эш бит саннарда түгел: кайгырту, бер-береңне аңлау һәм ярату кебек бик мөһим нәрсәләр бәхетле тормыш йозагына ачкыч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса