Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Калдыкларга – икенче тормыш” бәйгесе старт алды

15 февральдән 1 июньгә кадәр мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре арасында макулатура, калай, пыяла, полиэтилен савытлар җыю буенча "Калдыкларга - икенче тормыш" бәйгесе уздырыла.

Бәйгедә катнашучылар икенчел чималны "Экосервис", райпоның "Хәзерләүләр конторасы" җәмгыятьләренә тапшырырга һәм шушы ук көнне моны раслаучы квитанцияләр, накладнойлар алырга тиешләр. Әлеге документларны 1 июньгә кадәр экология һәм табигатьне саклау департаментына тапшырырга кирәк. Махсус төзелгән комиссия тапшырылган икенчел чималның төренә һәм күләменә карап 10 балл системасы буенча бәя бирәчәк. Җиңүчеләр балалар бакчалары, мәктәпләр, урта-махсус һәм югары уку йортлары, авыл җирлекләре арасында билгеләнәчәк.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250