Әлмәт таңнары

Кәҗә исән, ярты миллион сум юк. Әкәмәт кызык хәл

Бер ханым «Авито»га кәҗә сатуы турында белдерү биргән.

Бәясен 3 мең сум дип куйган. Шул ук көнне аңа шалтыратып, кәҗәне 5 мең сумга алачакларын, тик акчаны картага күчерәчәкләрен әйткәннәр. Ханым риза булган һәм, билгеле инде, реквизитларын юллаган.

Кәҗә сатучыдан персональ мәгълүматларны алуга ирешкән яман ниятле кеше интернет-банк системасына тоташкан да, ханымның саклык кенәгәсендәге 500 мең сумны аның ук банк картасына күчергән. Ә аннары акчаны ялгыш 5 мең урынына 500 мең сум итеп күчергәнмен, дип, аны кайтаруын сораган. Сатучы кайтарган. Шулай итеп ул кәҗәсен сатып җибәрә язып калган һәм 500 мең сумыннан колак каккан.

Реклама

Хәзерге вакытта җинаятькә кагылышлы билгесез кешене эзлиләр. Тота калсалар, аны алты елга кадәр иректән мәхрүм итү көтә. Бу хәл Псков өлкәсендә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: