Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Изгелек кылып яшик!

Без 17 яшьлек Богдан Моховның ярдәмгә мохтаҗ булуы турында газетабызда язып чыккан идек инде. 2000 елда ул автомобиль һәлакәтенә эләгә һәм шуннан бирле мөстәкыйль рәвештә йөри алмый.

Аны Германиягә дәвалануга җибәрү өчен 350 мең сум акча кирәк. Узган атнада Яшьләр үзәгендә Богданга ярдәм итү максатыннан хәйрия марафоны оештырылды.

Бәхетсезлек аяк астында, диләр. Бөтен саны төгәл булган Богдан да мизгелләр эчендә инвалид балага әйләнә. Бүген аның иң зур хыялы - үз аяклары белән Әлмәтне әйләнеп чыгу. Богдан төшенкелеккә бирелә торган үсмер түгел. Аның хакында бары тик мактау сүзләре генә ишетергә туры килә. Быел ул 11 нче мәктәпнең 9 нчы классын тәмамлаган, "бишле"гә генә укый. Шәһәр һәм республика күләмендәге чараларда катнаша. Җиңүләре дә байтак. Мәсәлән, рус әдәбияты буенча дистанцион рәвештә уздырылган Бөтенроссия олимпиадасында ул икенче урын ала. Декоратив-гамәли иҗат белән шөгыльләнүдән тыш ул әле йөзә, шахмат буенча ярышларда да катнаша икән. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында өстәл теннисы буенча шәһәр ярышларында беренче урын алган. Ул шулай ук коляскада биюләр белән дә шөгыльләнә.

Ихтыяр көче нык Богданның шуңа да хыялы тормышка ашуына шик юк. Ул барысына да түзәр. Тик моның өчен башта ярдәм кирәк. Хәйрия марафонында кырыкка якын предприятие-оешма, калабыздагы югары уку йортлары һәм шәһәрдә яшәүче башкалар да катнашты: һәркем булдыра алганча Богданга ярдәм итәргә тырышты. Фойеда балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенә, яшүсмерләр клубларына йөрүчеләрнең кул эшләнмәләре сатарга куелган иде. Сатылган әйбер акчасы шунда ук урнага салынып барылды. Богдан үзе дә ясаган картиналарын тәкъдим иткән.

Марафонны ачып, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Хәйруллин залга башкалар язмышына битараф булмаганнар җыелуын ассызыклап, хәйрия акцияләрендә катнашканнары өчен аларга район башлыгы, башкарма комитет исеменнән рәхмәтен җиткерде. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан барлыгы 65 миллион сумнан артыклык хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Әлеге акчалар инвалидларга һәм инвалид балаларга санаторий-курортларга путевкалар алуга һәм аларны дәвалауга, авыр тормыш ситуациясендә калганнарга матди ярдәмгә һәм башкаларга юнәлтелгән. Равил Газнавиевич башкарма комитетның һәм калабыздагы медицина учреждениеләре баш табибларының да Богданны аякка бастырырга теләп акча җыюларын әйтте һәм конвертны хәйрия урнасына салды.

Мәгълүм булганча, апрель аеннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров гамәлгә куйган "Кайгырту" фонды эшли башлады. Фонд директоры Гөлнара Миңнеханова аз вакыт өчендә шактый игелекле эшләр башкарырга өлгерүләрен бәян итте. Биш бала, шул исәптән Богдан Мохов та фонд тарафыннан тикшерүгә һәм дәвалануга чит илгә җибәреләчәк.

Тамчыдан күл җыела. Хәйрия марафонында 260 мең сум акча җыелды. Бер беребезгә шулай изгелек кылып, рәхим-шәфкатьле, игелекле булып яшик. Авырлыкларны бергә күтәргәндә генә җиңәргә мөмкин.

Ирина Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250