Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Июнь уртасында югалган 11 яшьлек кызның мәете табылган

Бүген иртән Чувашиянең Цивильск шәһәрендә бер атна элек югалган 11 яшьлек кыз баланы үле килеш тапканнар, дип хәбәр итә "Татар-информ".

11 яшьлек кыз бала 15 июльдә көндезге сәгать 3ләр тирәсендә йорт янында балалар мәйданчыгында уйнаганда юкка чыга. Кызның югалуы турында 16 июньдә хокук саклау органнарына Цивильск шәһәрендә яшәүче кызның әнисе мөрәҗәгать иткән. Шуннан эзләү-коткару эшләре башлан.

Чыганак мәгълүматлары буенча, кыз бала югалу факты буенча ике җинаять эше кузгатылган. Беренчесе "үтерү", икенчесе - "салкын караш" маддәсе буенча. Соңгысы 11 яшьлек кыз бала укыган мәктәп укытучыларына, шулай ук балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә карата кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының Чувашия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үтерүдә шикле кеше - шушы ук шәһәрдә яшәгән 23 яшьлек ир-ат тоткарланган.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса