Әлмәт таңнары

Ивановодан килеп Әлмәттә ике кызга һөҗүм иткән

Әлмәттә торак йортларның берсендә билгесез ир тугызынчы сыйныфта укучы кызга ташлана.

Лифтта икесе генә калгач, ул аннан кесә телефонын таләп итә башлый. Әмма кыз лифт төймәсенә басарга өлгерә һәм чыгып кача. Бу хәл 12 ноябрь көнне була.

Талаучы моның белән генә тынычланмый. Ул теге кыз белән бер үк мәктәптә укый торган 11 яшьлек кыз балага һөҗүм итә. Йорт подъездында ул кызның кесә телефонын тартып ала. Шулай итеп җинаятьче 4 мең сумлык гаджетка ия була.

Реклама

Кызларның ата-аналары полициягә хәбәр итәләр. Тәүлек тә үтми, кеше талаучы тоткарлана. Ул Иваново өлкәсеннән килгән 23 яшьлек егет булып чыга. Аның элек тә урлашу һәм талау өчен хөкем ителгәне булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: