Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

ИТ-белгеч Россиядә иң популяр һөнәрләрнең берсе булачак

Россия Федерация Масса-күләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы 2018 елга ИТ-өлкәсе белгечләренең санын икеләтә күбәйтергә, ИТ-белгеч һөнәренең Россиядә иң популяр һөнәрләр бишлегенә керүен планлаштыра.


Бүгенге көндә 300 меңнән артык югары квалификацияле ИТ-белгечләрдән кала, илдә 80 мең тирәсе кеше программалаштыруны үзләренең хоббилары итеп саный.

Бу турыда 15 майда Женеве шәһәрендә узган информацион җәмгыятьне үстерү буенче беренче семинарда сөйләштеләр. Семинарны Россиянең элемтә министрлыгы электрэлемтә өлкәсендә сәясәт буенча узган Бөтендөнья форум кысаларында уздырды.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Россиядә ИТ-өлкәсе үсеше өчен кешелек капиталы зур урын алып тора.

Россиянең ИТ-базарының алдынгы оешмалары бу проблемаларны хәл итүгә зур өлеш кертә, алар махсуслашкан үзәкләр ача, ИТ-парк яисә фәнни яки гамәли мәктәпләр ача.

Монннан ары, Россия икътисады ИТ-секторның үсешенә дәүләт дәрәҗәсендә кирәкле ярдәм күрсәтә.

Россия Федерация Масса-күләм коммуникация һәм элемтә министрлыгы Мәгариф министрлыгы белән берлектә Россиядә киләсе елларда дөнья күләмендәге тикшерү үзәкләре ачу эшен алып бара. Моннан ары Россиядә мәгариф үсешенә яхшы база бар: көчле физик-математика мәктәпләрдә һәм аерым институтлар математика, физика, программалаштыру буенча халыкара олимпиада җиңүчеләре әзерләнә.

Россия ИТ-компанияләр үсешенә югары капитализация - кешелек капитал, дәүләт булышлыгы һәм тәҗрибә, югарыквалификациядә белгечләр әзерләүче институтлар - булган илләрнең берсе булып санала.

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250