Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин: «Сәламәт һәм тату гаиләнең нигезе – Ислам»

Замана таләпләре кискен рәвештә үзгәреп, оятсызлык һәм фәхеш гамәлләр пьедесталга күтәртелгән чорда, Аллаһ кануннарына буйсынып, шәригать кушканча никах кылу һәм гаилә кору әле дә бик күп кешеләр өчен мөһим булып тора. Яшьләрне хәрәм гамәлләрдән тыючыларны, әдәп-әхлак дигән төшенчәләрне аңлатучыларны, диннең асылын күңелләренә җиткерүчеләрне бүгенге көндә мәчеттә генә табып була.

Зинаны (никахсыз җенси мөнәсәбәтләрне) инкарь итүче Ислам дине вәкилләренә дөньякүләм һөҗүм бара, мөселманнарга төрледән-төрле ярлыклар тагалар... Ләкин Исламнан башка чиста мөнәсәбәтләрне, гыйффәтлекне һәм пакъ мөселман гаиләсен алга сөрүче тагын нинди дә булса идеология бармы? Хөрмәтле хәзрәтләребез әйтерләр: һичшиксез, Исламнан башка моны туктата алыр көч юк! Татар халкының йөзек кашы булган динебездәге никах һәм гаилә кору хөкемнәре хакындагы сорауларыбыз белән без Лениногорск районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллинга мөрәҗәгать иттек.
- Исмәгыйль хәзрәт, Исламда никахның, гаилә коруның нинди урын алып торуы турында сөйләп китсәгез иде. Бүгенге көндә мөселман гаиләләрен төзү җәмәгатьтә никадәр таралган?
- Әлбәттә, мөселманнар тормышында никах ул бик җитди мәсьәлә. Чын мөселман гаиләсе барлыкка килүе нәкъ менә никахтан башлана. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә инанган кеше никах турында уйлаганда аның бөтен шартларын, бөтен нюансларын дөрес итеп башкаруны истә тота. Балигъ булган, никах укытыр яшенә җиткән һәрбер мөселман ир-егете яисә хатын-кызы гаилә төзүгә алдан әзерләнә башлый. Чөнки динебез никаһ белән бәйле күп кенә мәсьәләләргә Коръән һәм сөннәт теле белән җавап бирә. Шуңа күрә булачак ир һәм хатын ата-ана хакы, ир хакы, хатын хакы, балалар хакы турында белергә тиешләр. Әлбәттә, бу темаларга бик күп китаплар, дәресләр, лекцияләр бар, газеталарда вәгазьләр бастырыла, шуңа да бу киңкырлы мәсьәләне теләгән кеше бик тирәнтен өйрәнә ала. Шәригать хөкемнәре буенча төзелгән гаилә - Ислам җәмәгатенең төп нигезе, аннан башка Исламның яшәп килүе мөмкин түгел.
Никах укытып, Ислам кануннарына туры китереп яшәүче гаиләләргә килгәндә, соңгы елларда алар бик күбәеп китте. Дингә килүчеләрнең күпчелеге яшьләр булгангадыр, андый парларның уртача яше - 20-30 тирәсендә. Башкалардан аермалы буларак, бу гаиләләрдә ир-атлар эшли, ә хатын балалар тәрбияли яисә иренең бизнесына ничек тә булса ярдәм итә. Гадәттә, мөселман гаиләләре бик тә тотрыклы һәм үзенең спецификасы белән аерылып тора. Уртача алганда, андый гаиләләрдә 3-4 бала үсә, ким дигәндә икәү. Ир һәм хатын кайда да булса белем алырга тырышалар: кемдер мәдрәсәдә, кемдер мәчеттә. Балаларын да Исламда тәрбияләп, күркәм үрнәк күрсәтәләр, мәчеткә йөртәләр, Коръәнне яттан уку бәйгеләрендә катнаштыралар, җәйге җәйләүләргә бирәләр. Андый гаиләләр үзара тату яши, җитмәсә, бер-берсе белән аралаша, пикникларга, төрле спорт бәйгеләренә йөри, уртак мәҗлесләр, гакыйкалар оештыра. Минемчә, бу бик күркәм күренеш.
- Никаһның шартлары һәм үзенчәлекләре, махрның күләме һәм башка нечкәлекләрне аңлатып китсәгез иде. Егет белән кызның танышу һәм аралашу процессы, ата һәм ананың рөхсәтен алу кебек сораулар ничек хәл ителә?
- Никах ул Аллаһ каршында ике җанның бер-беренә ихлас һәм тугры булу хакында вәгъдә бирүе. Шиксез, бүгенге яшьләрнең тормыш рәвеше бу калыпка берничек тә туры килми. Нигә дип сорасагыз, беренчедән, мөселман кызы белән мөселман егетенең күзгә-күз карап, икәүдән икәү аралашуы кискен рәвештә тыелган, бу хәрәм санала. Өйләнешергә теләк белдергән парларның аралашуы бары тик ата-аналары каршында гына үтәргә тиеш. Әлбәттә, иң элек егет кызның атасына мөрәҗәгать итә һәм кызны хатынга алырга рөхсәт сорый. Аерым алганда, бу егетнең кызның атасына мөрәҗәгать итүе хыйтба дип атала. Әгәр дә кыз һәм аның ата-анасы риза булса, никах көне билгеләнә. Исламда барысы да җиңел: кызның атасы «бирәм», егет «алам» дисә, никах законлы булып санала.
Никахлашучы егет белән кыз алдына берничә шарт куела: аларның икесенең дә балигъ һәм аек акылда булуы зарур. Үз чиратында балигъ булу вакыты җенси җитлегү белән үзара бәйләнгән. Ир-егеткә аерым таләпләр бар: ул мөселман булырга, кызга мәхрәм (якын туган) булып килмәскә һәм дүрттән артык хатынга өйләнмәскә тиеш. Кызга карата моның өстенә аерым таләпләр куела - кияүгә чыкканчы тол калган яисә аерылган хатын-кыз гыйддә вакыты узуын көтәргә тиеш. Әлбәттә, кызның вәлие булуы мөһим, ул да булса аның якын туганы (атасы, абыйсы, бабасы һ.б.) булырга тиеш.
Ир кеше никахтан соң хатынына махр түләргә тиеш. Кайбер халыклар махрны калым дип тә атыйлар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаЛлаһу галәйһи вәссәләм бер хәдисендә әйткән: «Дөреслектә, иң хәерле хатын - иң кечкенә махр сораганы». Шунысы билгеле, төрле мәзхәбләрдә махр күләме төрлечә, шуңа күрә беренче чиратта егет һәм кыз сөйләшеп куелган махр күләме күздә тотарга кирәк. Махрның бердәнбер хуҗасы булып хатын санала һәм бу малга ирнең бернинди хокукы юк.
- Соңгы арада мөселман гаиләләре арасында аерылышучылар ешайды. Кайбер статистик тикшерүләр күрсәткәнчә, мөселман гаиләләрендәге аерылышулар проценты гади гаиләләрнекенә караганда артыграк. Моны ни белән аңлатып була?
- Кызганычка каршы, кайбер яшь мөселманнар никахка бик җиңел, алсу күзлек аша карыйлар. Әлбәттә, яшь, кызу чакта күпчелек проблемалар чүп булып кына күренә. Мәхәббәт утында янган егет, әлбәттә, барысын да сөннәткә туры китереп, бар шартларын үтәп никах үткәрә, ләкин булачак хатыны белән ничек итеп мөгамәлә кылачагы хакында уйланып карамый. Бергә яши башлагач, белеме һәм тәҗрибәсе аз булуы аңлашыла, ләкин соң була инде. Гаугалар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыга башлагач, яшь парлар өчен аерылышудан башка чара калмый. Бу бик четерекле мәсьәлә, шуңа күрә өйләнер алдыннан яхшылап уйларга, кыз һәм аның ата-анасы белән яхшылап танышу хәерлерәк, минемчә.
- Исмәгыйль хәзрәт, яшьләр арасында әдәп-әхлак һәм гыйффәтлелек нормаларын пропагандалау өчен нинди юллар эшләргә кирәк, сезнеңчә? Сәламәт ислам гаиләсен торгызу нидән гыйбарәт?
- Яхшы сорау. Беренчедән, ил күләмендә ТВ һәм Интернет аша таратылучы фәхишәлек һәм җенси бозыклыкны рекламалау бетерелергә тиеш. Моның өчен махсус федераль закон булдыру кирәк. Икенчедән, мәктәпләрдә кертеләчәк дин, әдәп-әхлак дәресләрендә төп басымны сәламәт гаилә, нормаль җенси тәрбиягә ясарга кирәк.
Бүгенге көндә илебездә яшьләрне массив рәвештә бозыклыкка өйрәтү бара һәм бу бик куркыныч афәткә әйләнә. Инде хәзер үк күп яшьләр гаилә тормышына йөз чөереп, ирекле җенси тормыш алып баруны кулайрак күрә. Мондый хәл илебездә зур демографик катастрофага китерергә мөмкин. Шуңа күрә өченче һәм иң төп юл - Ислам. Динебездә ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр - иң чиста һәм иң табигый. Исламда күп бала табу Аллаһка якынаюның бер өлеше булып кабул ителә. Никах кылу - ул мәңгелеккә кушылган парның бер-берсенә тугры булырга, ярдәм итәргә, яратырга, ихлас булырга ант итүе. Тагын нинди диндә бар шулкадәр саф һәм чиста хисләр? Иманым камил, сәламәт гаиләләр институтының торгызылуы тулысынча нәкъ менә Исламга бәйле.
- Исмәгыйль хәзрәт, «Әлмәт таңнары» газетасы укучыларына үзегезнең киңәшләрегезне, теләкләрегезне җиткерсәгез, бик рәхмәтле булыр идек.
- Укучыларга барлык эшләрендә бәрәкәт, уңышлар теләр идем. Аллаһ сезнең гаиләләрегезгә иман-һидәят өстәсен, туганнарыгызга-якыннарыгызга бәхет-сәгадәт, иминлек насыйп итсен. Өйләнмәгән булсагыз, Аллаһ Тәгалә ризалыгы белән шәригать нигезендә төпле һәм иманлы гаиләләр төзеп имин генә тормыш итегез. Хәерле эшләрдә эшләп, хәләл мал табып, сәламәт һәм тәүфыйклы балалар үстерегез. Аллаһ Тәгалә сезне үз ярдәменнән ташламыйча, һәрвакытта да хакыйкать юлын күрсәтеп, читкә тайпылдырмыйча җәннәт бакчаларын илтсен! Әмин!
Әңгәмәне Айрат ГАТАУЛЛИН алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250