Ислам банкы Әлмәттә дә булырмы?
Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Савельев Россиядә ислам банклары булдыру турында закон проекты әзерли.
Атап әйткәндә, " Банклар һәм банк эшчәнлеге турында"гы законга үзгәрешләр кертүне күз уңында тотыла. Дмитрий Савельев сүзләренчә, Россиядә ислам банкингы белән нигездә Татарстан кызыксына. Бу - республиканың Малайзия элемтәләре ныгу белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа