Бу хакта авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илсур Абдуллин хәбәр итте.
Иске Михайловка-Ирекле авылы тирәсендәге матурлыкны күреп булмаса да, ишетеп белүчеләр күптер. Биредә җәен балыкчылар вакыт уздырырга ярата. Тәнгә дә, җанга да рәхәтлек бирүче мондый урыннарны яратмый мөмкин дә түгел шул.
- Сәламәтлек эзләп диңгезгә барып йөрисе дә юк, безнең әрәмәдәге зирек куаклары арасында һава сулап йөрсәң тын юлларына менә дигән дәва. Шунлыктан агротуризм дигән яңа өлкәне җәелдерергә уйлап торабыз, - ди авыл җитәкчесе.
Илсур Абдуллин сүзләренчә, бүген әлеге планнар туристлык агентлыкларына барып ирешкән. Хәзерге вакытта максатка ирешүнең төгәл юллары билгеләнә.