Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ишле гаиләләргә – җир

Әлмәт муниципаль районында өч һәм аннан да күбрәк баласы булган 1218 гаилә яши. Шуларның 922 се җир участогы алырга теләк белдергән.

Шәхси торак төзелеше өчен 115 күпбалалы гаилә үзләренә җир участокларын сайлаган инде. Һәр участокның мәйданы 6 сутый тәшкил итә. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы хәбәр итүенчә, 881 җир участогы межага аерылган, 877 участок дәүләт кадастр исәбенә куелган. Аларның 99 ы Урсалы микрорайонында, 199 ы РТСта, 579 ы Түбән Мактама бистәсе янында урнашкан. Мәгълүм булганча, җир участогын гариза язучылар үзләре сайлый. Уздырылган ике процедурада 120 гаилә катнашкан. Аларның өчесе тәкъдим ителгән участоктан баш тарткан, икесе килмәгән. Күпчелек Урсалыга өстенлек биргән: биредәге 99 участокның 96 сы сайланган. Җир участогы сайлау буенча чираттагы процедураны июль урталарында уздыру күздә тотыла.

И.Апачаева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250