Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Исерткеч эчемлекне интернет аша сата башлаячаклар

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы илнең Финанс министрлыгының шул хактагы тәкъдимен хуплады.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ил Финанс министрлыгының исерткеч эчемлекне интернет челтәрендә сатуны оештыруга кагылышлы тәкъдимен хуплады. Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдергәнчә, идарә тармагы моны дөрес идея дип саный. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Шул ук вакыттта спиртлы эчемлекләр белән сату итү үзебезнең брендлар белән генә чикләнмәячәк, күпмедер вакыттан соң кулланучылар интернеттан чит ил җитештерүчеләренең продукциясен сатып алу мөмкинлегенә дә ия булачак.
Денис Мантуров моннан алдарак, исерткеч эчемлекне интернет челтәре аша сату 2017 ел ахырында ук башланырга мөмкин, дип белдергән иде.
http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса