Исереп рульга утырсаң – 300 мең түлиячәксең!
РФ Җинаять кодексына исерек көе машина йөртүчеләргә кагылышлы маддәгә бераз үзгәрешләр кертелде. Агымдагы елның 1 июленнән исерек шоферларга штрафлар 10 тапкырга артачак.
Бүген беренче тапкыр ис белән эләккән йөртүчегә 1,5 елга машина йөртү таныклыгын алып, 20 мең сум күләмендә штраф түләтсәләр, хәзер исә штраф бәясе 10 тапкырга артып 200-300 мең сум күләмендә булачак. Шулай ук исерек шофер җинаять җаваплылыгына да тартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа