Исерек шоферлар аркасында 111 кеше үлгән
488 юл һәлакәте республикада нәкъ менә исерек килеш руль артына утыру аркасында килеп чыккан.
2016 елда 111 кешенең гомере шул сәбәпле өзелгән.
Ә тулаем алганда, алдагы ел белән чагыштырганда исерекләр аркасында килеп чыккан транспорт-юл һәлакәтләре 2016 елда кимегән.
2016 елда 1445 шоферны кабат исерек килеш руль артына утырган өчен янә җавапка тартканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа