Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Исерек кунак фатир хуҗасына берничә тапкыр пычак белән кадый

Бәйрәм табыны Әлмәт гаиләсе өчен бәхетсезлек белән тәмамлана.

45 яшьлек исерек ир фатир хуҗасына берничә тапкыр пычак белән кадый.

Бәйрәм көнендә әлмәтлегә кунакка Яр Чаллыдан дусты килә. Табын артында ир-атлар арасында талаш-сугыш башлана. Бу вакытта өенә кайтып кергән 30 яшьлек ханым ирен яклап чыга. Ачуы кабарган кунак хуҗаны сугып ега, зыян күрүрче аңын югалтып егыла. Шуннан соң ул хатынга пычак белән ташлана. Ир-ат кулыннан ычкына алган хатын күршесенә йөгереп керә һәм полиция белән "ашыгыч ярдәм"гә шалтырата. Шуннан соң ул кабат үз фатирына әйләнеп керә. Исерек кунак аңа тагын берничә тапкыр пычак белән кадый һәм көчләргә омтыла.

"Ашыгыч ярдәм" табиблары ханымга беренчел ярдәм күрсәтеп, медсанчастька озата.

Яр Чаллы кешесе вакыйга булган урында ук тоткарлана. Элек хөкем ителмәгән ир-атка карата РФ ҖКның 111 нче маддәсе ("Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү") буенча җинаять эше кузгатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса