Иртәгә яңгыр явуы көтелә
Иртәгә, 6 августта, республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак.
Синоптиклар әйтүенә караганда, көн дәвамында урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә - 9-14, көндез 18-23 градус җылы булачак.
7 августка каршы төндә бераз яңгыр явачак, һава температурасы 7-12 градус булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа