Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Иртә” пенсияләр булмаска да мөмкин

Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы авыр һәм сәламәтлеккә зыянлы эштә эшләүчеләрнең пенсиягә иртәрәк чыгу хокукын бетерергә исәпләп тора.

Министрлык мәгълүматларына караганда, былтыр илдә эшләүче халыкның 32 проценты, ягъни 26 миллион 600 мең кеше зыянлы һәм куркыныч эшләрдә бил бөккән. Һәм бу сан ел саен арта бара икән. Дәүләт, билгеле инде, моның кадәр кешегә пенсия түләргә атлыгып тормый, акчаны янга калдырырга тырыша. Әйтик, былтыр пенсионерларга түләнгән 4 триллион 2 миллиард сум акчаның 1 триллион 100 миллиардын пенсиягә иртә чыгучылар алган.

Белгәнебезчә, зарарлы производствода эшләүчеләрдән тыш (шахтерлар, очучылар, водолазлар һ.б.), укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм иҗат әһелләре дә пенсиягә иртә чыгарга хокуклы.

Дөрес, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының "мөгезе" пенсиягә иртә чыгу хокукы бирә торган җирләрдә хәзер эшләүчеләргә түгел, ә мондый урыннарга 2015 елдан соң урнашучыларга кагылырга тиеш. Бу идеяне бәлки 2017-18 елларга калдырырлар дигән фараз да бар. Шул еллардан зарарлы эшкә урнашучыларга яңа кагыйдәләргә таянырга туры киләчәк: яки аларны эш бирүче пенсиягә иртәрәк чыгарачак һәм гомуми пенсия яшенә җиткәнче аларга пенсия түләп барачак яки андый мөмкинлек бөтенләй булмаячак.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләргә корпоратив пенсия программасы оештырырга тәкъдим итә. Анысы нәрсә дигән сүз дисезме? Министрлык зарарлы җирләрдә зур акчалар алып эшләүчеләрнең хезмәт хакларыннан күбрәк взнос алырга һәм җыелган акчаларны пенсиягә иртә чыгучыларның барысына да бүлеп түләргә киңәш итә. Әйтик, 40 мең сум хезмәт хакының 4 процентын пенсия взносына басып калган очракта, корпоратив пенсия 8-15 мең сум булачак дип фаразлый ул. Бу взносның күләмен эш бирүче үзе дә билгели ала икән. Профсоюз вәкилләре министрлыкның әлеге идеясен хупламаганнар. Әйтик, шахтерлар Пенсия фондларына медицина хезмәткәрләренә караганда болай да взносны күбрәк түлиләр, ә үзләре, статистика күрсәткәнчә, гомуми пенсия яшенә - 60 яшькә кадәр яши дә алмыйлар икән...

"Татарстан яшьләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250