Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ирләрнең аерылырга хокукы юк

Татарстан закон чыгаручылары ир-атларны аерылырга гариза бирү хокукыннан мәхрүм итәргә тели.

Республика башлыгы буларак, Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Татарстан властьларына Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр әзерләргә кушкан иде. Ул гаиләләрне ныгытуга булышлык итәргә тиеш. Бу эш башкарылган, һәм менә нәтиҗәсе.

ТР Хөкүмәте ЗАГС органнарында аерылу срогын 30 көннән 90 көнгә кадәр арттырырга тәкъдим итә. Бу - ашыгыч карар кабул итүдән саклап калырга тиеш, ди түрәләр. Чөнки аерылышуларның күпчелеге зирәклек һәм сабырлык җитмәүгә барып тоташа.

Яңалыклар кертелә калса, ирләр балага өч яшь тулганчы аеруларын сорап ЗАГСка гариза яза алмый. Хәзерге вакытта балага бер яшь тулганчы аермыйлар иде. Моннан тыш, читтән торып аерулар да булмаячак.

Дәүләт Думасында әлегә бу үзгәрешләргә аңлатма бирүче юк. Аның каравы Татарстанда тагын да катырак шартлар тәкъдим итәләр - балалар балигъ булганчы бөтенләй аермаска!

Закон проектының язмышы ноябрьдә билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса