Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ирләр дә елый...

Атналар буена берөзлексез яуган яңгыр кинәт туктады

Күкне кыл урталай ярып яшен камчылады да, тирә-як кинәт кенә тынып калды. Үз сагышларына чумып барган Булат автобустан төшүгә таныш булмаган урынның никтер яшьлек шаукымы белән исәр дә, яралы да булган мәленә алып кайтканын тойды. Инде төзәлгән йөрәгенә яңадан пычак белән кададылармыни?! Инде оныттым дигән гүзәл яр үзенең төсе, килеш-килбәте, хәтта дөньяны яңгыратып көлүе белән үк каршына килеп басты.
Юк, бу ул түгел, тик кайсы ягы беләндер аны хәтерләтә. Ерак сәфәргә кузгалган вакытта үзләренең бетмәс-төкәнмәс сумкалары белән әвәрә килгән халыкның урнашканын көтеп, берничә кат салонга күз салган яшь хатынга шундук күз төшерде егет. Ике көн дәвамында бер һаваны сулап баручы бертөсле тоелган ир-атлар, хатын-кызлар арасында ул нәрсәсе беләндер аерылып тора иде. Тынгы белмәс җанын аңлаучы "шул үзе түгел микән" дигән өметне уятты бу ханым. Язмыш сынавы шул үзедер, күрәсең, урыннары да янәшә туры килде Булат белән Миләүшәнең. Булат ялгызы булмаган кебек, Миләүшә дә үзенең хезмәттәшләре белән иде. Булатның да йөрәге яралы, Миләүшәнең дә күңеле өзелергә торган кыл сыман булып чыкты. Булат назга сусаган төсле, Миләүшә дә кинәттән бәреп кергән гөнаһлы агымга каршы тора алмады. Бер сүз белән әйткәндә, ялгыз җаннар беренче караштан ук бер-берсен аңлады. Берара аралашып барганнан соң, салондагы халык йокыга талды, ә бер атналык юлны бергә уздырырга тиешле Булат белән Миләүшәне уртак серләре беренче төндә үк кавыштырып куйды...
Йокы аралаш узган төннең вакыйгалары саташу гына булмаган икән... Нәкъ шул, үзе. Карашының уты да, кулларының кайнарлыгы да, иреннәренең җылысы да... Тик исеме башка, җисеме башка, язмышы башка. Яшен яшьнәп, яңгыр иленә кояш алып килгән рәхмәтле мизгел Булатка аңлатып булмый торган тойгы белән ят булды. Әлегә кадәр ихласы белән Лилиясен онытырга теләп шашкан йөрәге үзенә хыянәт иткән, алай гынамы, аннан ачы көлеп, күрәләтә торып якын дустының сөяркәсе булып куйган бердәнберенә нәфрәт белән кайнады.
Лилия белән алар волейбол турнирында таныштылар. Икесе ике команда вәкиле булсалар да, бер район данын яклап тырышкач дуслашмый кая барсыннар. 18-19 яшьлек чибәр егет-кызга бер караш, бер ым җитә калды - шул көннән үк язгы ташу кайнаган күңел бер дулкынга кушылып язмыш диңгезенә юл алды.
Ике авыл арасы - очып кына барасы - беренче мәхәббәт утында кайнаган егеткә сөйгәнен күреп килү өчен киртәләр булмады төсле. Көйләр дә үзеннән үзе чыга, аяклар да үзлегеннән биеп тора - сәер дә хис бу - сөю! Канатландыра да, югарыга менгереп упкынга ата!
Кинәттән ялкынланып кабынган сөю хисе Булатны яңа үрләргә әйдәде. Авылда беренче егетнең эштә дә, авыл үзешчән сәнгать коллективында да уңышларга ирешүенә нәкъ шул сөю сәбәпче иде.
Көннәрдән бер көнне аның мәхәббәт күген болыт каплады. Әллә нишләп Лилиясе - дөньяда бар нәрсәдән дә өстен күреп яраттыра алган Лилиясе аның телефон шалтыравына җавап бирмәде. Борчылып сөйгәне янына ашкынган Булат аны өендә дә очрата алмады. "Өйдә юк... Тик борчылма, исән-сау ул, яңа гына телефоннан сөйләштек" - Булатны һәрвакыт якты чырай белән каршылап озатып калган кызның әнисе бу юлы аңа күтәрелеп карарга кыймады... Нидер яшерә иде ул... Егет моны сизде, тик йөрәгенә шик керүгә юл куймады.
Борчылудан үзенә урын таба алмаган гашыйк җан шул авылда яшәүче дустына сугылырга булды, уйлар тоткынлыгыннан котыласың килгән очракта Ришатның ярдәме тими калмый. Һәрчак көләч йөзле, хәвеф-хәтәрне бар дип тә белмәгән егет юатыр сүзне тиз таба. Шуңадырмы, аның тирәсендә һәрвакыт кеше булыр, бер төркем яшьләрне авызына каратып, мәзәк сүзе белән көлдерә белә. Акылы да, чибәрлеге дә юк түгел.
Гадәттә, авыл малайлары күршеләрен якын җибәрергә яратмый - авылдаш кызларына гыйшкы төшкән "кәттәләрне" кияү итәсе килми озак интектерә алар. Шулай да кайвакыт араларыннан берничәсе башка авыл сылуларына күз салып юл тузаны ашап сукмак сала башлый. Бер-ике бәргәләшеп алгач, уртак тел дә табыла. Әкренләп, егетләр арасында дуслык күпере тергезелә. Булат белән Ришатның дуслыгы да шулай башланган иде бугай. Күрше кызына күз атып йөргән Ришатка Булатның "тәрбиясе" ошап бетмәсә дә, түзәргә туры килде. Соңрак уртак фикергә килеп, кичләрен бер компаниядә уздыра торган булып киттеләр. Ришат инде күрше кызына түгел, Булатка килә торган булды, сайланып йөри торгач, озын толым дус кына булып калды. Таңга чаклы сузылган бәйрәмнәрдән соң еш кына Булатның дустанә гаиләсендә кунып та калгалады Ришат. Бер сүз белән әйткәндә, дуслык ныгый гына барды. "Дөнья бит ул куласа - әйләнә дә бер баса" дигәндәй, Булатның гыйшкы төшкән яр Ришатның авылдашы булып чыкты. Шуңа күрә Лилияне күрер өчен сәбәп эзләп йөрисе булмады.
Күңеленә үрелеп чәчәк аткан Лилиясен, шул ук вакытта ике авыл арасында күргән маҗараларын исенә төшерә-төшерә Булат Ришатлар ягына юнәлде. Машинасын дусты яшәгән якка боруга ук урамның аулак урынында тукталган Ришатның «тимер атын» абайлап өлгерде. Сюрприз ясап кызык итим әле дип, автомобилен урам башында калдырып җәяүләп барырга булды. Инде караңгылык томалаган төн пәрдәсен ертып машина янына килеп җиткәч Ришатның үзе генә булмавына төшенде, тик кем икәнен абайламый калды башта. Эх, кире борылып киткән булсачы шунда!.. Бәлки йөрәге шулкадәр телгәләнеп әрем ачысы сеңдермәгән булыр иде бу кичтә. Бәлки дөньяны ихласы белән сөя белгән Булатның дуслыкка хыянәтне тоеп аяк астыннан җир убылмас иде. Бәлки тәүге сөю хисеннән акылын югалткан егет җиһанны күралмас дәрәҗәгә җитеп барлык хатын-кызга рәнҗемәгән булыр иде.
...Машина ишеге ачылуга Ришат белән Лилияне күрде ул. Күлмәк изүе чишелгән сөйгәне дә, ярым шәрә дусты да үзләрен кыю тотты ул вакытта. Икесенең берсендә оят та, оялу хисе дә сизелмәде - әллә бар иде алар янында Булат, әллә юк - томырылып карадылар да, ишекне шапылдатып ябып та куйдылар. Тынлыкны беренче йолдызлары җемелдәгән чалт аяз күкне кинәттән каплаган болытлар арасыннан төшкән яшен бозды. Җәйге тансык яңгырның эре-эре тамчылары тиз арада юл тузанын каплый башлады. Ике якын кешесенең берьюлы йөзенә төкерүеннән исәрләнеп калган Булат күзе кая караса, шунда таба атлады. Күзеннән яше чыкмаса да, бәгыре каткан егетнең йөзен җылы тамчылар үбә иде. Ә күнелдә исә бушлык, бушлык, бушлык...
Нәкъ шундый бушлык хисенә каршы торырга көч тапмаган Миләүшә бер төркем хезмәттәшләре белән ерак сәфәргә чыгасы итте. Һәрвакыт елмаеп-көлеп йөрсә дә, аның күңелендә кайнаган ут-ялкынны бары тик үзе дә, җан дусты гына белә иде. Сәфәргә ризалашуының сәбәбе әлеге дә баягы җан дустының үгет-нәсыйхәтенә колак салу гына иде. "Ял итмәсәң дә, эштән арынырсың бераз, урын алыштыру зыянга булмас әле", - диде ул вакытта дусты. Эч пошуының сәбәбенә килгәндә исә, ул бик тирән яшерелгән шул. Әле студент чакта ук акланмаган өмете - иртәгә киләм дип китүеннән кайтмаган җан сөйгәне Миләүшәне чит шәһәргә илтте. Соңрак уртак танышларыннан бөтен хыял-өметләре хуҗасының үз якларына кайтып эшкә урнашуын, берни булмагандай яши бирүен ишетте. "Беренче очраган егеткә кияүгә чыгам да барысын да онытам!" - дип үз-үзенә биргән вәгъдәсе кызны гел яратмаган кеше кочагына кертеп гаиләле итте. Оныта алмый интектергән беренче мәхәббәте белән ярыша-ярыша бер-бер артлы бала тапты. Тыштан белгертәсе килмәсә дә, эчтән үз-үзен газаплап ике ут арасында яши бирде ул. Ә көннәрдән бер көнне Миләүшәнең тыныч тормыш агымын телефон шалтыравы бозды. Аерылышкан минуттан инде дистә еллар узса да, таныш тавыш, таныш ым уттан алып суга салды да, әллә нинди татлы сагыш өермәсендә әйләндерде. Телефон номерын уртак танышларыннан табып алган Фидан Миләүшәне күрергә теләвен белдерде. Янәсе, эш буенча, йомышы төшкән. Кайчандыр күп нәрсәгә кыюлыгы җитмәгән булса да, еллар дәвамында кеше белән курыкмыйча, йөзенә карап сөйләшергә гадәтләнгән Миләүшә Фидан белән очрашырга карар кылды. Әмма ни сәбәп беләндер очрашу барып чыкмады. Берничә көннән соң Фидан белән тагын бер кабат телефоннан сөйләшергә туры килде хатынга. Яшьлек мәхәббәте аны өзелеп яратканын, тик көнләшүеннән дәва тапмыйча газаплап яшәргә теләмәве өчен калдырып киткәнен, яратмый гына башкага өйләнгәнен сөйләде: "Тыныч, сабыр хатынга өйләнәсем килде. Синең төсле тынгысыз, кем караса да күз төшерә торган кыз-хатын заты минем өчен түгел дип уйладым. Шуңа калдырдым да инде сине. Яратуым хакына бәхетле булуыңны теләп, тимәдем дә үзеңә. Бердәнберең очрар да, кадерләп кенә торыр дидем... Беренче балабыз - кызыбыз тугач та, аңа икебез бергә хыялланып йөргән исемне бирдем. Мәхәббәтебез истәлеге итеп..."
Бу сүзләрдән соң Миләүшәнең инде тынычланган йөрәге элеккедән дә көчлерәк яна, үкенүдән тынгылык тапмаган күңеле әллә нинди үрләргә ашкынып борсалана башлады. Үзенә карата суынган сөекле хатынын аңлый алмыйча ире генә ни уйларга белмәде бу мәлдә. Бөтен тормышның кай төшедер кителде. Ә яшьлеген кабат күрергә теләгән Миләүшә отып калган номерны җыйды, әмма "Набранный вами номер никому не принадлежит" дигән битараф сүзләргә генә юлыкты... Ә күнелдә исә бушлык, бушлык, бушлык...
Шундый бер мәлдә ялгыз җаннарга очрашырга кирәк бит, ә?! Булат та, Миләүшә дә башларын югалтып җаннарына җитмәгән хыял якынлыгын тойды, йотлыга-йотлыга татлы хисләрне эчте. Аларга рәхәт, чиксез рәхәт иде. Хәтта яшь аермасы да куркытмады. Бары бер-берләренә магнит сыман тартты да тартты гына. Кунакханәгә урнашкач, тыелу хисе гел юкка чыкты, икәүдән-икәү калырга җай чыгып кына торды. Карышмады ялгыз җаннар. Булыр да онытылыр дип тагын упкынга тәгәрәделәр. Булатның яшь, тыгыз тәненә кагылган саен күз алдына Фиданы килеп басты... Төскә-биткә бер-берсенә охшамаган булсалар да, яшь егетнең карашыннан беренче мәхәббәтенең чаткылары сибелде. Биленнән кочулары, иреннәренең йомшаклыгы... Тәмам башын югалтты хатын! Кайчандыр күз яшьләренә буылып, ләкин чын ихласы белән иренә биргән һәм еллар дәвамында аны күз карасыдай саклап калырга тырышкан вәгъдәсе дә туктатмады Миләүшәне. Ул бары тик яратты, яратты, яратты... Фиданына тиешле бар назын, бәгырь кыллары аша сыкрап чыккан бар кайнарлыгын Булатка бүләк итте.
Әлегә кадәр тәне белән сөеп караган булса да, янындагы кешесенең кайнарлыгыннан бу чаклы исәрләнгәне юк иде егетнең. Лилиясен уйлап, аны онытырга теләп хыялланды ич ул. Чү, аның сөйгәне дә бит җан дустын шулай яраткандыр. Ул да бит Булатка тиешле назын Ришатка биргәндер. Яшен тизлегендә акылына узып кергән бу уй Булатның аңын томалады. Әле генә иркә-наз агымында коенган ир-егетне алыштырып куйдылармыни. Сөю ләззәте каядыр бик тирәндә яшеренгән ачу шаукымына әверелде... Әле генә кочагында иркәләнгән хатын күзенә әле фахишә, әле Лилиясе булып күренде. Әле генә кыяр-кыймас үпкән иреннәрне тешләп өзәсе, тәненә генә түгел, җанына төкергән мәхәббәтен изеп ташлыйсы килде Булатның. Һәм ул шулай эшләде дә. Барлык ачуын туплап, рәнҗи-рәнҗи...
...Буласы булгач, ярсуы кинәттән тынып калды. Ни уйларга белми сүзсез генә елаган Миләүшә телсез калган иде... Тәне түгел, җаны өшеде аның, дәшми-тынмый гына киенде. Кайчандыр аның җанын шулай сүзсез генә мәсхәрә иткәннәр иде, хәзер тәнен. Җан авыртуына түзгәннәр тән авыртуына түзә ул. Тик Миләүшә балаларча бөрешеп, куркып калган Булатны күргәч, уйларыннан айныгандай булды. Булат сүзсез генә елый иде. Бу мизгелдә егет беренче сөю ярасыннан терелеп, тормышында очраган олы мәхәббәт ачысына түзә алмый елый иде...
"Йөзләреңдә сары бар ла, яннарыңда парың бар.
Яныңда парың булса да, күзләреңнең зары бар"
Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250