Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җиргә "Гоче" спутнигының кисәкчекләре төшәргә мөмкин

Җирнең гравитацион кырын өйрәнү өчен җибәрелгән Европаның "Гоче" спутнигы Россиядән читкә, Тын океан тирәсенә төшәр дип фаразлана.

Аның кисәкләренең төшү вакыты дип 11 ноябрь билгеләнә.

1,1 тонналы аппарат 2009 елның мартында Россинең Плесецк космодромыннан "Рокот" ракетасы ярдәмендә очырылган була. Октябрь аенда газ ягулыгының бетүе нәтиҗәсендә спутникның әкренләп түбәнәя башлавы күзәтелгән.

Европа космик агентлыгы кешеләр өчен бернинди дә куркыныч булмавы турында хәбәр итсә дә, кайбер белгечләр аның кыйпылчыклары зыян салырга мөмкин, дип фаразлый. Аның кисәкчекләре Италиягә төшәргә мөмкин икән. Әлеге мәсьәлә ныклы күзәтү астында, дип хәбәр итә "Российская газета".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса