Әлмәт таңнары

Ире хатынын кыйнап үтергән

Барысына да һаман шул аракы гаепле. Югыйсә яшәргә дә яшәргә бит!

Бу хәл Биектау районында 3 апрельдә була. Бөреле совхозында 43 яшьлек ир-ат хатыны белән спиртлы эчемлекләр кулланып утырганда кинәттән талашып китә һәм кыйнап ташлый. 44 яшьлек хатын-кыз имгәнүләрдән шундук җан бирә.

Шуңа охшаш хәл Яр Чаллыда да була. Шулай ук 3 апрельдә Яңа шәһәр микрорайоны хастаханәсенә баш сөяге имгәнүләре белән 45 яшьлек ир затын китерәләр. Шик астына аның 75 яшьлек атасы эләгә. Ул үзенең гаебен таный. Баксаң, исерек пенсионер салмыш улының башына чүкеч белән суккан булган, дип хәбәр итә Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: