Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ир кеше 7 яшьлек улын сандыкта бикләп тоткан

42 яшьлек Тәтешле кешесе 7 яшьлек улын законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итүдә гаепләнә.

ТР буенча СУ СКР җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе биргән мәгълүматларга караганда, 2013 елның октябреннән алып 2014 елның апреленә кадәр ир-ат үз улын газаплап тоткан. Бервакыт ул дәресләрен яхшылап карамаган өчен баланы сандыкка бикләп куйган, үзе берничә сәгатькә яңа хатыны янына киткән. Икенче очракта шул ук сәбәп белән улының кулларын артка бәйләп куеп, 40 минут дәвамында тезләндереп почмакта тоткан. 2014 елның апрелендә тәлинкәдән сорамыйча шашлык алганы өчен улын идәнгә егып, кыйнаган.

Соңрак укытучылар баланың тәнендә күгәргән урыннар күреп, хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта малай махсуслаштырылган учреждениегә урнаштырылган. Җинаять кылуда ир-ат үзенең гаебен өлешчә таныган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса