Ир белән хатын бертуганнар булып чыккан
Американың Миссисипи штатында яшәүче бер пар, балалары булмаудан зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән.
Алар бик күп анализлар тапшырган, шул исәптән ДНК-тест та. Соңгысы ир белән хатынның игезәкләр булуын ачыклаган. Бертуганнарны, әти-әниләре юл һәлакәтендә вафат булгач, икесен ике гаиләгә тәрбиягә биргәннәр. Яшьләр колледжда укыганда танышканнар һәм өйләнешкәннәр, дип яза Лайф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа