Иптәшен үтереп зиратка күмеп куйган
Җирле басма хәбәр иткәнчә, 32 яшьлек ирнең мәетен зират яныннан казып алалар.
Бу хәл Алабуганың Иске Юраши авылында була. Үләсе көнне ир үзенең дусты белән эчеп утыра. Алар арасында низаг чыга. 40 яшьлеге дустын үтергәнче кыйный. Шуннан зиратка өстерәп алып килә һәм карга күмеп куя. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа