Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ипотекага түләү өчен терминалны урлаган

24 май көнне хокук сакчылары акча түләү терминалы урлану турында хәбәр ала. Аппарат шәһәр ягулык станциясендә урнаштырылган булган. Көндез аны ике кеше алып киткән. Салынган зыян күләме 95 мең сум белән бәяләнде. АЗСта эшләүче хезмәткәрләрнең сүзе буенча көндезге сәгатьләрдә ике кеше ремонтка дип әлеге терминалны алып киткән. Озакламый полиция хезмәте...

Алар әйтүенчә, үзен терминал хуҗасы дип таныткан егет, бишәр йөз сум акча биреп, терминалны алып китәргә кушкан. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьченең машина номерларын тиз арада белеп алалар. Әмма аларның йөрми торган машинадан алынуы ачыклана. Нәтиҗәдә, җинаятьчегә һәм аның транспортына ориентировка язып, аны эзләргә керешәләр. Машина 58 комплекста табыла. Аның хуҗасы ачыклангач, егет үз гаебен танып, барысын да сөйли. 31 яшьлек чаллылы ипотекага түләргә акчасы булмагач, аны терминалдан урларга булган. Әлеге агрегат бернинди саклану чылбырлары белән дә беркетелмәгән була. Терминалны сәнәгать зонасында, рубероидлар астында табалар. Җинаятьчегә РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы яный.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса