Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Инженер ришвәт алуда гаепләнә

Полицейскийлар коммерция оешмаларының берсендә инженер булып эшләүчене ришвәт акчасын алган вакытта тоткарлыйлар.

Ул Казандагы коттедж бистәләренең берсендә башкарылган эшләр турындагы актка тоткарлыксыз кул кую өчен акчалата бүләкләү таләп итә. Казан фирмасында техник күзәтчелек инженеры булып эшләүче әлеге адәм бер объектта төзелеш эшләре башкарган подрядчы фирма директорыннан 1,5 млн сум акча сорый. Бирмәсәләр, объектны тапшырганда каршылыклар тудырачакмын дип куркыта. Фирма директоры аптырап калмыйча полициягә мөрәҗәгать итә һәм җинаятьчене акчаның бер өлешен - 500 мең сумын алган вакытта тоткарлыйлар.

Хәзерге вакытта ришвәт сораучыга карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса