Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Инвалидлык ясап ришвәт алучылар хөкем ителгән

Әстәгыфирулла, ояты гына ни тора!

47 яшьлек Ислам һәм 30 яшьлек Лилия Нотфуллина, 42 яшьлек Венера Юсупова, 46 яшьлек Наил Мәхмүтов (болар барысы да Татарстан буенча Баш Бюромедико-социаль экспертиза филиалларының элеккеге эшчеләре), шулай ук күрше район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы 50 яшьлек Рәмзия Шәрифуллина ришвәтчелеккә арадашлык, мошенничество, урындагы зат тарафыннан ришвәт алуда гаепле дип табылган.

2013 елның октябреннән 2014 елның сентябренә чаклы әлеге затлар инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү белән шөгыльләнә. Алардан 42 кеше зыян күрә. Шуларның 25 се 30-100 мең сум күләмендә акча биреп, дәүләт тарафыннан акчалата ярдәмгә өмет тота һәм нәтиҗәдә пенсиясез дә, акчасыз да кала. 17 кеше исә суд карары чыккан затлардан башка да инвалидлык кенәгәсе ала алган булыр иде, тик белгечләргә ышанып акчаларынна колак кага. Нәтиҗәдә суд гаеплеләрне ачыклый һәм аларны 2 елдан башлап 3,6 елга чаклы ирекләреннән мәхрүм итә.

Өстәвенә, гаепләнүчеләр 2 млн күләмдә зыян кайтарырга тиеш булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса